ҮЗЕМ ӨЧЕН БЕР КӨН ЯШӘЛМӘГӘН...
ҮЗЕМ ӨЧЕН БЕР КӨН ЯШӘЛМӘГӘН... Үзем өчен бер көн яшәлмәгән... Шундый уйдан киттем аптырап - Гел ниндидер борчу-мәшәкатьләр, Сорау-җавап, бару-кайтулар... Гел каядыр һаман ашыгыла, Нидер көтәм һаман, ут йотып! Үз-үземә вакыт табыладыр Чирләгәндә, ятып-егылып... Үзем өчен бер көн яшәгән юк... Сәер бит бу, шомлы, гаҗәеп! Ыгы-зыгы, шау-шу арасында Читтә торган гади бер бәхет - Үзең булу, һаман җайлашмыйча, Үзең булу, җаның кушканча! Үз-үзеңә ни кирәген аңлау Шушы мизгел, шушы минутта!!! Күпме гомер инде артта калган, Сизми калган еллар агымын! Үзем өчен бер көн яшәмәдем... Тик үкенмим, шөкер, ризамын! Бәхетем дә, бәлки, шундадыр! 11-16.08.2026 Ришат Галимов