БАР ДА ҖИРДӘ ВАКЫТЛЫЧА...
БАР ДА ҖИРДӘ ВАКЫТЛЫЧА... Бар да җирдә вакытлыча... Җәйләре дә, көзләр дә - Ел фасылы алмашыннан Сагыш сара күзләргә... Бар да җирдә вакытлыча, Ышаныч та, хыял да - Кемдер белеп ара өзә, Кемдер белми дә кала... Бар да җирдә вакытлыча, Күпме көткән сөю дә - Көннәрдән беркөн йөрәккә Чынбарлык келәү элә... Бар да җирдә вакытлыча, Ачы сагыш, яшьләр дә - Берсенә ияләшәсең, Яшь күле дә бер кибә... Бар да җирдә вакытлыча, Санаулы язган еллар - Мәңгелек кебек гомернең Барыбер азагы бар... Бар да җирдә вакытлыча, Ахыры бар, чикләнгән... Мәңгелек була, тырышсаң, ҖАН, ИСЕМ, КЫЛГАН ГАМӘЛ! 10-15.08.2026 Ришат Галимов