ТЫЙНАКЛЫК ЮГАЛДЫ ТАТАРДА...
ТЫЙНАКЛЫК ЮГАЛДЫ ТАТАРДА... Хәл белми, күрешми, тәкәббер үтәләр, Ирешсә әз генә дәрәҗә, байлыкка! Үзеннән түбән, дип кимсетеп карау бар - Ихтирам югалды кешегә татарда... Күз терәп, кычкырып, әйтәсен әйтәләр - Аларның фикере гел өстен, һәрчакта! Ишетми күп вакыт башканың әйткәнен - Игътибар югалды кешегә татарда... Шикләнү, ышанмау, тикшерү җентекләп Һәр адым, һәр сүзен, рәнҗетеп булса да... Күңеле түренә шик-шөбһә тутырган - Ышаныч югалды кешегә татарда... Нур балкып ерактан тормыйбыз күптәннән... Йогынты ясыймы бу көйсез замана? Иң мөһим сыйфатны югалттык, ахрысы - Тыйнаклык югалды, тыйнаклык татарда... 20.06-23.07.2026 Ришат Галимов