НӘФИС КҮЛМӘК
НӘФИС КҮЛМӘК Хатын-кызның күркәмлеге - күлмәк кисә, Буй-сынының матурлыгы арта төшә! Махсус карамасаң да син, күзгә керә, Әллә кайдан игътибарны җәлеп итә! Хатын-кызның матурлыгы күлмәк белән, Гүзәл-нәфис чәчәкләргә була тиңләп! Җилфер-җилфер итеп куя искән җилдә - Әйтерсең лә, күбәләкләр очып үтә! Хатын-кызга күлмәк кию бик килешә - Ир-ат бит ул матурлыкны күрә белә! Гади генә күлмәктә дә нәфислек бар! Күлмәк - сезнең гүзәл корал, хатын-кызлар! 22-23.07.2026 Ришат Галимов