СИЗӘСЕҢМЕ?
СИЗӘСЕҢМЕ? Сизәсеңме икән бәхетемне Иңнәреңә кулым салганда? Ничек үтте бу көннәрең? - диеп Гади генә сорап алганда... Сизәсеңме икән бәхетемне Озатканда, каршы алганда? Ничек икән кәефләре, диеп Хәлең сорап, хатлар язганда... Сизәсеңме икән бәхетемне? Ерак юллар айкап барганда, Ул да мине бүген уйлый, диеп Эчтән балкып, искә алганда... Сизәсеңме икән бәхетемне? Янәшәңдә атлап барганга! Дәшми генә сиңа карап торам - Күзең йомып, уйга талганда... 22.07.2026 Ришат Галимов