ХАТ ТУЛЫ ҖАН...
ХАТ ТУЛЫ ҖАН... Хатлар тулы җаннар тирә-якта, Җаннар тулы хатлар аларның! Күңел тулып, ташыр чиккә җиткәч, Мин үзем дә каләм аламын... Җаным тулы күпме әйтер сүз бар! Күчеримме әллә хатларга? Җибәрелмәс, беркем укымас та, Тик кәгазьгә күчсен, ап-акка... Җаным тулы әйтелмәгән сер бар... Хатка язсам, бәлки кимер дә? Укытырлык кешем шундый ерак, Ят кулларга керсә, ни дияр?! Җаным тулы хатлар, төрле-төрле - Куанычлы, шомлы һәм серле... Сүзләр табып, шигъри юлга салып, Язам әле... Бәлки бер килер... "Люди со своими письмами внутри" Сергей Жуков постыннан 19-20.07.2026 Ришат Галимов