КҮҢЕЛ КАЛДЫ КАПКА ТӨПЛӘРЕНДӘ
КҮҢЕЛ КАЛДЫ КАПКА ТӨПЛӘРЕНДӘ Киттем бүген туган авылымнан... Зур шәһәргә таба юл алып - Күңел калды капка төпләрендә Үскән чәчәкләргә уралып... Китеп бардым, күңел кабул итми Бу ялларның бик тиз узганын - Күңел калды капка төпләрендә, Чирәмнәргә коеп тузанын... Киттем инде, аяк тартмаса да, Туган өйдә булып туймадым! Җаным өчен кирәк нурны, назны Мин җитәрлек итеп җый-ма-дым!!! Киттем бүген туган авылымнан, Күңел кылларымны кузгатып... Әнкәй калды, капка төпләрендә - Ак яулыгын болгап, озатып! Күңел кылларымны кузгатып... 19.07.2026 Ришат Галимов