СИНСЕЗ ДӨНЬЯ...
СИНСЕЗ ДӨНЬЯ... Дөнья синсез ямьсез булыр иде - Ак һәм кара гына барысы... Күрер идемме соң матурлыгын Таң атуын, кояш баешын? Дөнья синсез соры булыр иде - Гел бертөрле, тонык, ягымсыз... Аңлар идемме соң аермасын Яшәү белән булу арасын? Дөнья синсез буп-буш булыр иде, Кайтавазлар тулы, сагышлы... Белмәс идем нинди рәхәтлеген Бер ишетү синең тавышың! Дөнья синсез салкын булыр иде, Бозлы, тайгак, котсыз дөньясы... Синең җылың савыктырды минем Бер төзәлмәс йөрәк ярасын! Дөнья синсез дөнья булмас иде! Бер мәгънәсез көннәр алмашы... Галәм бушлыгыдай тын һәм җансыз... Кемгә кирәк андый дөньясы? Күз алдыма хәтта китералмыйм Синнән башка ниләр буласын... Сизәм, күрәм, беләм һәм ышанам - Син булганга ямьле дөньясы! 16-17.07.2026 Ришат Галимов