ИСТӘЛЕККӘ БУЛСЫН!
ИСТӘЛЕККӘ БУЛСЫН! Истәлеккә бирим әле Көтелмәгән бүләгемне... Чын йөрәктән, сиңа алдым - Күрер өчен күңелеңне! Истәлеккә булсын әле Шул кечкенә генә бүләк - Төсем булып синдә калсын! Шундый җылы, шундый рәхәт... Истәлеккә калсын әле... Зур итеп ал - сиңа бирдем Бер кечкенә кыйпылчыгын Сөю тулы йөрәгемнең! 4-9.07.2026 Ришат Галимов
173 просмотров