ХЫЯЛЫЙЛАР...
ХЫЯЛЫЙЛАР... Хыялыйлар булып карыйк әле! Мәрхәмәтсез, залим дөньяда. Бер кечкенә генә утрау сыман Булсын безнең хисләр, хыяллар... Хыялыйлар булып калыйк әле, Сабый кебек керсез карашлы - Авырлыклар җиңеләя сыман, Ничек кенә тормыш басмасын... Хыялыйлар булып яныйк әле, Учак кебек, кара төннәрдә! Һәм җылысын саклап калыйк әле Йөрәкләргә сеңгән серләрдә... Хыялыйлар булып барыйк әле Гомер дигән озын юллардан! Уртак уйлар, хисләр, хыял белән Кулны кулга алып, яңадан! 8-9.07.2026 Ришат Галимов