Ә СИН - ЯНГЫН!
Ә СИН - ЯНГЫН! Ә син - янгын, тик сүндермәм сине, Дөрләтермен ныграк тагын да... Чирдән түгел, терелттең бит мине Тирән яткан, ачы кайгыдан! Син яндырдың михнәт манарасын - Төзегәнен миңа башканың! Кагыйдәләр - катгый, белдек ярамасын... Тик ничекләр җанны тыясың? Язмыш, ахры, безне кызгандымы? "Ярамый"ны торды сүндереп. Икебез дә: - Дуслар булыйк, дидек... Ә йөрәкләр - тапты сөюне! Җаннар тулы икеләнү иде, Гарасатлар, чикләр, газаплар... Тик барысын юды иреннәрең, Киләчәккә бакты карашлар. Син - ал таңым, хыялымда барлап, Яшьләр аша әрнеп ясалган... Син ышандың, син ышандың минем Шигырьләргә салган хыялга! Мин дә синең янгын булыйм әле, Яндырырмын "әгәр...", "ләкин..."не! Ялкын һәм боз - пар да түгел кебек, Ә без менә икәү - бертөрле! 10-11.05.2026 Ришат Галимов, тәрҗемә (Ирина Самарина-Лабиринт, "Дельфин и русалка")