ВАКЫТ ЧАБА, ДИБЕЗ...
ВАКЫТ ЧАБА, ДИБЕЗ... Вакыт чаба, дибез... Чапмый бит ул, Без үзебез аны куабыз! Берәр сәбәп уйлап табабыз да, Ут капкандай, биеп торабыз! Атна әле башланырга тора, Ә без инде ялны көтәбез! Бәһасез һәм асыл һәрбер көннең Матурлыгын күрми икәнбез... Вакыт - мизгел, дибез... Ә үзебез Гомер җитмәс эшләр башлыйбыз... Әҗерләрен көтеп вакыт үтеп, Арып беткәч, башны кашыйбыз... Кайсыбызның, җитеп торыр, диеп, Бар икән ул туктап калганы? Күзен йомып, тирән сулап куеп, Тормыш тирбәлешен тойганы? Вакыт оча, дибез... Вакыт очмый, Без җибәрдек аның йөгәнен... Кабатланмас, гади мизгелләрдән Тора бит ул гомер дигәне! 8.07.2026 Ришат Галимов