ӘНКӘЙ БИК АРГАН...
ӘНКӘЙ БИК АРГАН... Әнкәй бик арган... Шуңа кычкырадыр... Ул бит берүзе бу бөтен дөньяга! Бәлки аңа ялгыз калу кирәктер? Тынлык! Кайнар чәй, төренеп юрганга... Бәлки, аңа бераз ял итәргәдер? Йокы туйдырып, барып кунакка? Карап көзгегә, үзенә елмаерга - Онытып барысын, беразга булса да! Аның иңендә шулкадәр күп мәшәкать: Бакчасы, мәктәбе, сыйныф хәлләре! Нәрсә әзерлим соң тагын бүген кич, дип, Нинди аш белән сыйларга гаиләне? Бәлки, аңа ярдәм генә кирәктер? Бераз киметеп күтәргән йөкләрен... Әнкәй - ул бәллүр, зөбәрҗәт, асылташ ул, Әнкәй - тылсымы, кояшы күкләрнең! Әнкәй бик арган... Шуңа кычкырадыр... Җаным-бәгырем, елый гына күрмә! Үсеп буй җиткәч, соңлап кына аңладым - Яши әнкәйләр безнең өчен генә! 1.03-6.07.2026 Ришат Галимов, тәрҗемә (оригинал Татьяна Равилова "Мама кричит")