ОНЫТЫРСЫҢ...
ОНЫТЫРСЫҢ... Беркөн, бәлки, мине онытырсың... Көтмәгәндә дөньяң буш калыр. Араларда булган ап-ак хисләр, Томан кебек эреп, югалыр... Беркөн, бәлки, мине онытырсың, Йөрәгеңнән алып ташларсың - Үткән-беткән, диеп кулың селтәп, Башка якка аяк атларсың... Беркөн, бәлки, мине онытырсың... Бер нишләп тә булмый, ни гаҗәп?! Сәбәпләре булса, аңлар идем, Без саташтык бары... Юк сәбәп!!! Тик мин генә сине оныталмам... Бик тирәндә сиңа карата Омтылышым, хисләр, мөнәсәбәт - Уйлыйм, юрыйм, көтәм, яратам! 18-28.06.2026 Ришат Галимов