ӘЙДӘ ӘЛЕ!
ӘЙДӘ ӘЛЕ! Әйдә әле, бер утырыйк әле! Тәмле чәйләр эчеп, сөйләшеп. Шатлык тулы шушы мизгелләрнең Тәмен тоеп, ихлас көлешеп! Әйдә әле, бер утырыйк әле! Ашыкмыйча, җайлап, гәпләшеп. Яңалыклар сөйләп, күргәннәрне, Уй-фикерләр белән бүлешеп. Әйдә әле, бер утырыйк әле! Азга гына, бераз тын калып... Беркем белмәс тирән хис-серләрне Барлап, сөйләп - шулай бушанып! Әйдә әле, бер утырыйк әле... Онытылсын вакыт-ташкыннар - Сизәсең бит, никадәрле кирәк Бер утырып, чәйләп алулар! 23.06.2026 Ришат Галимов