ЭТӘБЕЗ-ТӨРТӘБЕЗ!
ЭТӘБЕЗ-ТӨРТӘБЕЗ! Мең төрле мәшәкать, Елыйбыз-көләбез! Бер газиз башкайга Күпме уй өябез... Этәбез, төртәбез - Әҗерен көтәбез! Этелеп-төртелеп Без гомер итәбез... Чишәбез, сүтәбез - Калыпка кертәбез... Чишелеп-сүтелеп Аптырап бетәбез! Ашкынып, талпынып Саф сөю көтәбез! Тиң түгел ярларны Йөрәккә кертәбез... Дус, диеп, сер сөйләп, Бик якын итәбез... Ишетеп сүзләрен, Без чалкан китәбез! Якынны, туганны Күтәреп йөртәбез - Туганнар, көнләшеп, Үчләшеп бетәбез... Бер җыйдың тизлекне! Туктасак - бетәбез? Гомерне чабышкы Атыдай үтәбез! Һаман да, һаман да Этәбез, төртәбез! 7-13.05.2026 Ришат Галимов