АДАШМАСКА ИДЕ...
АДАШМАСКА ИДЕ... Адашмасак кына ярар иде Бергә барган озын юлларда - Упкыннары булыр, сикәлтәләр... Якынайтсын гына сынаулар! Саташмасак кына ярар иде Җанга кергән саксыз хисләрдән! Булмый калмас... Булсын иде алар Берләштереп кенә җибәргән! Алдашмасак кына ярар иде Күзгә карап, уйлап бүтәнне... Килгән - киткән, онытылган беркөн, Алыштырмас гомер иткәнне! Талашмасак кына ярар иде Юк-бар өчен, җитди сәбәпсез! Начар сүзләр, күтәрмәслек сүзләр Әйтеп ташлап, саксыз-мәгънәсез... Аңлашмасак кына ярар иде, Соңгы тапкыр, җыеп бар үчне... Җимерергә җиңел, саклау авыр Кадер-хөрмәт тулы тормышны! 26-27.04.2026 Ришат Галимов