Ә УЛ МИННӘН БӘХЕТЛЕРӘК...
Ә УЛ МИННӘН БӘХЕТЛЕРӘК... Ә ул миннән бәхетлерәк... Һәр көн саен синең янда - Иртән торып, юлга җыя, Эштән сине каршы ала. Ә ул миннән бәхетлерәк... Синең төрле чагың белә - Елмаюың, моңсу чагың... Авырганда, шифа бирә. Ә ул миннән бәхетлерәк... Һәр төн саен җылың тоя - Сулышыңны тыңлап ята, Юрганыңны рәтләп куя. Ә ул миннән бәхетлерәк... Ак вәгъдәләр биреп беркөн, Гомереңне багышладың! Аңлый микән ул бәхетен? Ә ул миннән бәхетлерәк... Көнләшәмме? Бар аз гына... Шул ук вакыт телим аңа - Ул бәхетле итсен сине, Бернигә дә карамыйча! 06.04.2026 Ришат Галимов