Перейти к содержимому
Максиметер

АРАЛАШУ

АРАЛАШУ Күңелемне сиңа ача алам! Бу - зур бәхет! Беләм... Ышанам! Аралашу җанны нурга күмә, Уйларымны теләп бушатам! Сиңа сөйлим күңел серләремне, Хыялымны, ниләр көткәнне, Нәрсә борчый, нидән риза түгел - Сизәм-беләм читкә китмәүне! Сиңа гына сөйли алдым җанда, Төер булып каткан, күксегән, Күпме гомер газап кына биргән Тирән серне... Юдым күңелдән! Үсмер чакка кайткан сыман булам, Күпме тойгы, хисләр яңара! Истәлекләр агымында йөзеп, Җиңел булып кала җаныма! Аралашкан саен, ышанычым Арта гына бара көн саен - Күпме гомер инде миңа мондый Сөйләшүләр кирәк булганын! 4-5.04.2026 Ришат Галимов

65 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

46 подписчиков

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.