МӘҢГЕЛЕК ГОМЕР
МӘҢГЕЛЕК ГОМЕР Мәңгелек гомер бар - ышана кешелек... Бу Җирдә яралган иң тәүге көненнән. Табына потларга, сихергә, җеннәргә... Фән аша тырыша ул мәңге яшәргә! Мәңгелек гомергә ашкына бик күпләр, Жәлләми байлыгын, акчасын, дәүләтен, Шул юлга кызганмый ул хәтта гомерен! Ышанмый бары тик, бу - мөмкин түгелен... Мәңгелек гомердән ни мәгънә, әгәр дә Җан яткан кешеләр киткәнен күргәндә? Аяусыз Газраил санаса, берәмләп? Булдыра алмасаң берни дә эшләргә? Туганнар, якыннар, дусларың - бер тирә, Күпме бар, шулкадәр яшәргә язылсын! Мәңгегә яшәргә теләмәс идем мин, Мәңгелек гомер ул - ИҢ АЧЫ ЯЛГЫЗЛЫК! 3-4.04.2026 Ришат Галимов