АГЫМНАР
АГЫМНАР Адашкан, саташкан.. Тормышың - агымнар... Югалап каласың, нәкъ кирәк чагыңда. Үзәге сынганмы ышаныч-терәгең? Кыенмы аңлавы - сиңа ни кирәген? Кайчакта, нык итеп: - Юк, дия белмисең... Әйт тә бит: - Җитте, дип... Булмый шул, әйтмисең... Кешене һаман да үзеңә тиңлисең, Әрсезләр тагылган - тынгылык күрмисең... Җаныңнан бөркелгән җылыңны бер-ишләр Иреклелек, диеп ник кабул итәләр? Эт кебек сизепме, чакырмый киләләр - Тәрбияң бирми шул, куарга типкәләп! Елмаю артында тирәнгә яшергән Әрнүең, язмышка нык кына бар үпкәң... Кайчакта бары тик күзеңдә чагыла Адашкан уйларың, хыяллар... Агымнар... 1-3.04.2026 Ришат Галимов