"БЕЗ", ДИГӘН БЕРКАЙЧАН БУЛМАГАН...
"БЕЗ", ДИГӘН БЕРКАЙЧАН БУЛМАГАН... "Без", дигән беркайчан булмаган... "Мин" һәм "Син" - ике яр, ике җан. Ничек тә кушылмас агымны Ни гомер кушарга тырышкан! Адымнар бертигез булмаган, Бер якка илтмәгән юллар да... Нигәдер игътибар җитмәгән Кулны-кул тотынып атлауга! Ничә ел алдалап-ышанып Үзебез чыгарган уйдымга, Без риза булгандай яшәдек... Яшәү, дип аталса бу еллар?! Арада - битараф бер бушлык, Әрнү юк, сыкрау юк, үпкәләү... Идеаль кебек бу аралар, Чит-ятлар күз салып үткәндә! Янудан-көюдән сакланган - Җайлы бит сиңа да, миңа да! "Без", дигән беркайчан булмаган, Ни гомер янәшә барганда... 30.03.2026 Ришат Галимов
Канал в каталоге Максиметера
46 подписчиков