НИГӘ КИРӘК ИДЕ БУ СУГЫШ?
НИГӘ КИРӘК ИДЕ БУ СУГЫШ? I бүлек Күңелемдә күптән йөргән уйлар... Сүзләр табу булды бик авыр - Сыналып та, сынмый калганнарга Багышладым шушы юлларны: Якыннарын көтеп зар булганнар, Билгесезлек белән янганы - Эчтән генә көн дә ут йоталар, Каргамыйлар ләкин язмышны! Белә алар, аңлый, нигә диеп Барганнарын шунда Ирләрнең! Туган илнең, газиз туган җирнең Киләгәчен яклап киткәнен! Белгәннәре - бу дөньяда инде Күрмәсләрен якын йөзләрне... Яшь-сагышка тулсын җаны! Ләкин Якын җибәрмәсләр шөбһәне! Үз башыннан кичеп зур кайгыны - Сыгылмаган ләкин, сынмаган! Йомылмыйча, башкаларга бүген ҮРНӘК, ТЕРӘК, ЯРДӘМ, ТАРАФДАР! Ил башына килгән сынау булгач, Җиңелерәк уртак зар-сагыш... Беркайчан да: - НИГӘ КИРӘК ИДЕ? диеп әйтмәс алар бу сугыш! II бүлек Икенче як... Аңлап булмас затлар... "Кеше", диеп килми әйтәсе... Төкрек чәчеп, нидер исбатлыйлар, Бик күп алар - "фикер иясе"... Тотып карап булган файда кирәк, Һәр адымын саный, бәяли - Мәнфәгате өстен бар нәрсәдән, Сугыш та ни аңа, бәйрәм ни?! Балаларын, якыннарын, үзен Элемтәләр табып, калдырган. Киткәннәргә, мескен, диеп карый, Көлемсерәп карый, мыскыллап... Акча җыйганнарны санга сукмый, Алар, имеш, хәер теләнә... Ярдәм, диеп, үзе бер тиен дә Чын күңелдән, белеп, бирмәгән! Көнбатышка йөри алмый хәзер, Ял итәргә, күңел ачарга - Юнәлешләр бик аз калды, афәт... Акча түгеп, барып кайтырга! Яңалыклар карый... Кулын селтәп, Әкият, дип кенә җибәрә. Үз башыннан кичермәгән бәндә! Җиңелдер ул шулай әйтергә: - Әзер булмый торып, нигә иде Басып керү "кеше җиренә"?! Шул уй йөри алар күңелендә, Шул фикерне алга гел сөрә... Гүя анда уен уйнаталар, Кан коелмый, гомер өзелми... Аңа туры кагылышы юк бит, Баш авыртмый, төк тә селкенми! Күпме вакыт барган бу сугышның Аңламаслар нигә кирәген: - Миңа кагылмаса, инде әйбәт! - Диваналар, әнә, җитәрлек... Аңламый да, аңлыйсы да килми, Сәбәпләрен, нигә башланган - Ил язмышы, халык киләчәге Хәл ителә кабат сугышта!!! Күпме анда асыл ирләр-уллар Корбан итә үзен көн саен! Җан кушканга, кан кушканга үти Ата-бабаларның наказын! Ике кыйбла, капма-каршы аңлау Киләчәкне безнең, язмышны... Аңламыйм да, аңлыйсым да килми Үз илеңә кире карашны! ... Күңелемдә күптән йөргән уйлар... Сүзләр табу булды бик авыр - Нык үзәкле, җирен сөйгәннәргә Багышладым шушы юлларны! 8.08-15.09.2026, 01.09-29.09.2026 Ришат Галимов