25 июльдә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында үткән киңәшмәдә игеннәрне урып-җы... — 25 июля 2026 г. в 17:59:44.721
25 июльдә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында үткән киңәшмәдә игеннәрне урып-җыю терлекчелектә 6 айлык эш нәтиҗәләре, "Ат көне"нә әзерлек һ.б. мәсьәләләр каралды. Арча элеваторы директоры Ләйсән Әһлиуллина ашлык бәяләре, ашлыкны кабул итү белән таныштырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Роберт Хәйретдинов, Раил Шакирҗанов, Марат Шәйнуров, район ветеринария идарәсе җитәкчесе Руслан Котдусов көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча чыгыш ясадылар. Район җитәкчесе киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләр буенча бурычлар куйды.

