Кыяр — табигый ярдәмче🥒 Аның түбәндәге файдасын белә идегезме? — 25 июля 2026 г. в 12:54:44.468
Кыяр — табигый ярдәмче🥒 Аның түбәндәге файдасын белә идегезме? ✅Капчыктан коткара. Иртән торуга күз төбендәге капчыклар кәефегезне кырдымы? Борчылмагыз, аннан безне кыяр коткарачак. Кыярны юка гына итеп телемләп кисеп, күз төбендәге капчыклы урыннарга патчи сыман куеп торыгыз да 15–20 минут тотканнан соң алыгыз. ✅Яман шештән саклый. Кыярдан секоизоларицирезинол, ларисиресинол һәм пиноресинол дигән матдәләр бар. Әлеге өч кушылма яман шешнең кайбер төрләре – күкәйлекләр, сөт бизе, мәни бизендә әлеге яман авыру килеп чыгу куркынычын киметә. ✅Кан басымын көйли, шикәр белән холестеринны төшерә. Кыяр согында инсулин эшләп чыгару өчен кирәкле матдәләр бар. Аның составындагы стеариннар холестерин күләмен төшерә. Аның составындагы клетчатка, калий һәм магний югары һәм түбән кан кан басымын көйли. Чыганак: ВТ

