Авылларның киләчәген уйлап
Авылларның киләчәген уйлап 🌱 8 октябрьдә Иске Чүриле урта мәктәбендә “АПКда кадрлар“ дигән федераль программа кысаларында агросыйныфлар ачу тантанасы булды. Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының идарә җитәкчесе Татьяна Алексеева, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Алмаз Гамиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин һ.б. мөхтәрәм кунаклар катнашты.