🐄 Бруцеллёздан сакланыгыз!
🐄 Бруцеллёздан сакланыгыз! Бруцеллёз — терлекләр һәм кешеләр өчен куркыныч йогышлы авыру. Инфекцияне булдырмау өчен малларның сәламәтлегенә игътибарлы булу һәм профилактика чараларын үтәү мөһим. ⚠️ Авыру ничек йога? ▪️ Чирле хайваннар белән контактта булганда; ▪️ Кайнатылмаган сөт һәм тиешенчә пешерелмәгән ит кулланганда; ▪️ Терлекләрне караганда гигиена таләпләрен үтәмәгәндә. 🔎 Нинди билгеләргә игътибар итәргә? Малларда вакытыннан алда бозаулый яки бозау сала, хәлсез үрчем туу, үрчү сәләтенең бозылуы, аксаклау һәм тән температурасының күтәрелүе күзәтелергә мөмкин. Кайбер очракларда авыру билгеләрсез дә уза. ✅ Үзегезне һәм терлекләрегезне саклагыз: ✔️ Малларны ветеринария белгечләренә даими тикшертегез. ✔️ Сөтне кайнатып, итне яхшылап пешереп кулланыгыз. ✔️ Терлекләрне караганда шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез. ✔️ Авыру билгеләре күренсә, ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итегез. 📌 Онытмагыз: терлекләрнең сәламәтлеге — гаиләгезнең иминлеге дә. Бруцеллёзны кисәтү өчен профилактика чараларын вакытында күрегез! #Бруцеллёз #Ветеринария #Терлекчелек #Сәламәтлек