Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булган брифингта атлар санын артты...
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булган брифингта атлар санын арттыру турында да сүз булды. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров бу турыда аерым басым ясап әйтте. Экранда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына еллык юлламасы күрсәтелде. Татарстанда атчылыкны үстерү проектын гамәлгә ашыралар – 2032 елга атлар санын 1,5 тапкырга арттыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде (28.09.2026 ел).