🎬 ТНВда «Әлифба» дәреслеге турында фильм күрсәтелә
🎬 ТНВда «Әлифба» дәреслеге турында фильм күрсәтелә Татарстан Рәисе каршындагы комиссия легендар дәреслек тарихына багышланган документаль фильм әзерләде. 📖 Фильмда дәреслек авторлары — сугыш һәм лагерьларны кичергән педагоглар Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова язмышы яктыртыла. 60 ел дәвамында бу китап бөтен дөнья татарларына туган телен өйрәнергә ярдәм итте. 📺 Кайчан карарга: 24 октябрь, 19:00 📡 Кайда: ТНВ телеканалы Милли мәдәниятне һәм телне саклауга зур өлеш керткән шәхесләр турындагы киноны тамаша кылу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! #ТНВ #Әлифба #ТатарТеле #ДокументальФильм