Күп еллар элек Сикертән авыл Советына кергән авыллар буенча район семинары булганын хәт...
Күп еллар элек Сикертән авыл Советына кергән авыллар буенча район семинары булганын хәтерлим. Шул семинарда катнашкан бер райондашыбызның фикере бүген дә хәтердә: зиратыгыз бигрәк чиста, тәртиптә. Ничек шулай тотасыз, дип сораган иде ул. Әйе, мәңгелек йорт бүген дә тәртиптә. Читтән кайтучылар бу чисталыкка һәрвакыт игътибар итә. Ел саен авыл мулласы язын, көзен өмә оештыра. Мөмкинлеге булган һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Ләкин өмә ул берничә мәртәбә генә үткәрелә. Ә калган вакыттагы эшләрне авылдашыбыз Разый абый Йосыпов башкара. Аңа бу эшләрне беркем кушмый, ул үзе белеп, күңеле кушканча, намус белән эшли. Зиратка ул эшкә йөргән кебек йөри. Зират кардан арчылганчы башланган эшләрен кар яуганчыга кадәр дәвам итә. Кемнеңдер чардуганы ауган яки агач ботаклары төшеп зыян күргән, я булмаса кабер бер дә чистартылмый, чүп өеп киткәннәр икән (андыйлар да бар), зиратның кечкенә капкалары ачык калган – ул барысына да җитешә. Калганын моннан укыгыз. Гөберчәк авылыннан Халидә Габидуллина яза.