🏆 КАЗАНДА ЖУРНАЛИСТЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР
🏆 КАЗАНДА ЖУРНАЛИСТЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясен мәгълүмати яктан яктыртуда актив катнашкан журналистларны хөрмәтләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында «ТАТМЕДИА» АҖнең «Арск-информ» филиалы җитәкчесе Исрафил Насыйбуллин да бар. Ул сайлау кампаниясен яктыртуга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды. 👏 💬 Исрафил Насыйбуллин әлеге бүләкне бөтен редакция коллективының уртак хезмәт нәтиҗәсе дип атады хезмәттәшләренә рәхмәтен белдерде. #Арча #АрчаХәбәрләре #АрскИнформ #ТАТМЕДИА #Журналистика