Утар Аты авыл җирлегендә өлкәннәрне хөрмәтләү: авыл клубларында чәй өстәлләре әзерләнде
Утар Аты авыл җирлегендә өлкәннәрне хөрмәтләү: авыл клубларында чәй өстәлләре әзерләнде Утар Аты авыл җирлегендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан авыл клубларында өлкәннәребезне хөрмәтләүгә багышланган чаралар оештырылды. Җирлеккә кергән Утар Аты, Кушлавыч, Субаш Аты, Орнашбаш авыл клубларында җылы атмосфералы чәй өстәлләре әзерләнде. Өлкәннәр көне — бу җылы сүзләр һәм котлаулар өчен сәбәп кенә түгел, ә өлкән буынга рәхмәт һәм ихтирам белдерү, аларның бай тормыш тәҗрибәсен һәм зирәклеген билгеләп үтү мөмкинлеге дә. Буыннар арасында элемтәне сакларга ярдәм итүче мондый чаралар җәмгыять тормышында мөһим роль уйный һәм үзара аңлашу, хөрмәт атмосферасы тудыра.