2 апрель – Балалар китабы көне уңаеннан Кышлау авылы китапханәсендә интеллектуаль уен -... — 9 апреля 2026 г. в 09:48:53.288
2 апрель – Балалар китабы көне уңаеннан Кышлау авылы китапханәсендә интеллектуаль уен - викторина үткәрелде. Чарада катнашучы балалар командаларга бүленеп, әкиятләр буенча сорауларга җавап бирделәр, логик һәм иҗади биремнәр үтәделәр. Викторина уен-шоу форматында узды, бу укучыларның активлыгын һәм кызыксынуын арттырды. Балалар үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр, әкиятләрне яхшы белүләрен исбат иттеләр. Чара дуслык рухында узды.

