«Буыннар хәтере: тарихтан символга» 📚 — 5 мая 2026 г. в 08:10:56.735
«Буыннар хәтере: тарихтан символга» 📚 ⭐️«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Күәм авыл китапханәсендә Җиңү көненә багышланган патриотик чара уздырылды. Чарада Күәм урта гомуми белем мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты. Чара барышында укучылар белән дәһшәтле сугыш еллары, авылдашларыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары һәм тиңдәшсез хезмәтләре турында сөйләштек. «Җиңү мирасы: хәтер һәм дан» исемле күргәзмә-инсталляциясе белән таныштык. 🎗️ Соңыннан укучылар өчен Георгий тасмасыннан күкрәк билгесе ясау буенча осталык дәресе үткәрдек. Чарада катнашучылар Георгий тасмасының тарихы, әһәмияте, аны тагу кагыйдәләре белән таныштылар, күкрәк билгесе ясау серләренә төшенделәр.

