Язмышыңа аяк чалма🛑 — 19 июня 2026 г. в 15:12:05.216
Язмышыңа аяк чалма🛑 Наркотиклар бүгенге җәмгыятьтә киң таралган иң куркыныч заман чирләренең берсе булып тора. Шуңа күрә яшь буын әлеге афәтнең сәламәтлеккә, киләчәккә һәм язмышка нинди тискәре йогынты ясавын аңлап үсәргә тиеш. Шул максаттан чыгып, Кышлау авылы китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, үсеп килүче буында наркотикларга һәм башка зарарлы матдәләргә карата тискәре караш тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча профилактик чара үткәрелде. Очрашу барышында укучыларга наркотикларның зыяны, аларның кеше тормышына китергән аяныч нәтиҗәләре турында сөйләнде.

