✨🪮✨ Алтын тарак сере ✨🪮✨ — 18 июня 2026 г. в 11:05:12.066
✨🪮✨ Алтын тарак сере ✨🪮✨ 📚🌿Кышлау авыл китапханәсендә балалар белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итеп, аның «Су анасы» әкиятен укыдык. 📚Тукай әкиятендә табигать матурлыгы, татар халкының борынгы ышанулары һәм балаларга аңлаешлы тәрбияви фикерләр оста итеп үрелгән. Автор укучыны кеше әйберенә тимәскә, ялган һәм хәрәмләшүнең яхшыга китермәвен аңларга өйрәтә. Әсәр шулай ук җаваплылык, гаделлек һәм намус кебек сыйфатларның әһәмиятен ассызыклый. 📚Балалар «Су анасы» әкиятен зур кызыксыну белән укыдылар һәм тыңладылар, геройларның гамәлләренә бәя бирделәр.Әкият аларда татар халкының мәдәни мирасына кызыксыну уятты. 📚«Су анасы» бүген дә үзенең тәрбияви кыйммәтен югалтмаган әсәр булып кала һәм яшь укучыларны намуслы, игелекле, җаваплы булырга өнди.

