✅ Халыкара наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында Күәм авыл китапханәсе урам акция...
✅ Халыкара наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында Күәм авыл китапханәсе урам акциясе үткәрде. Бу чара бәйлелектән азат булган һәм рух көчен сайлаган кешеләрне берләштерә. Безнең бурыч — куркыту түгел, ә аңлату, чын ләззәтнең казанышларда, иҗатта һәм сәламәт тәндә икәнен күрсәтү. ✅ Акция барышында туклану режимыннан башлап, физик активлык һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту турында файдалы мәгълүматлар язылган махсус буклетлар таратылды. Безнең белән бергә булыгыз! Сәламәт яшәү рәвеше — заманча, мөмкин һәм, иң мөһиме, рәхәт икәнен исбатлыйк.