"Татарстанда җәй" проекты кысаларында Күәм авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәт... — 9 июля 2026 г. в 05:58:04.721
"Татарстанда җәй" проекты кысаларында Күәм авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре ял паркында балалар өчен кызыклы спорт уеннары оештырдылар. Осталык, җитезлек буенча һәркем үзенең көчен сынады. Кызу һәм мавыктыргыч кэтчбол, игътибарлылык һәм җитезлек таләп итә торган бадминтон, шулай ук скакалка, кыршау, туп белән уеннарда балалар актив катнаштылар. Паркта шау-шу, көлке һәм спорт рухы хөкем сөрде.

