Атнинская централизованная библиотечная система
Образование · 10 октября 2026 г.
9 октябрь Бөтенроссия уку көне. Бу - китап укырга яратучыларны берләштерә, барлый торга...
9 октябрь Бөтенроссия уку көне. Бу - китап укырга яратучыларны берләштерә, барлый торган көн. 7-9 октябрьдә Олы Мәңгәр китапханәсендә бу көн ачык микрофон форматында билгеләп үтелде. Ачык микрофонда теләге булган һәркем, үзе теләгән җирдә, үзе теләгән телдә үзенең яраткан әсәрен укып видеога төшереп җибәрә алды. Чакырган кешеләрне барып та укыттык, үзләре китапханәгә килеп катнашучылар да булды. Бөтенроссия уку көне - искиткеч сәнгать әсәрләре белән ләззәтләнергә менә дигән сәбәп! Китаплар безне яхшылыкны яманлыктан, әхлаклы булуны әхлаксызлыктан, гаделлекне гаделсезлектән, матурлыкны ямьсезлектән аерырга, дөньяга дөрес бәя бирергә өйрәтә.