🌻 31 август
🌻 31 август 🌺 Бүген җәйнең соңгы көне. Календарьга "32, 33..." - дип язып кына, берни үзгәрми, һәр ел фасылының үз вакыты. Быел көз ашыга кебек, кичләр салкынча, беренче кырауларын да күрсәтеп өлгерде, агачлар сары күлмәген кия башлаган 🍂🍁🍂 ✅ Блог көне (минем дә бәйрәмем икән бүген 😊 шулай бергәләп тәҗрибә алмашып яшик ❤). ✅ Ветеринария хезмәткәрләре көне ✅ Димчеләр көне. Ике йөрәкне таныштыручы, кавыштыручылар бүгенге көндә дә бик кирәк. 💐 Бүген туган көнен билгеләп үтүчеләрне котлыйм. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим ❤