Балтасинский муниципальный район РТ
Новости
Официальный канал Балтасинского муниципального района Республики Татарстан.✅ Рәсми Балтач
Загружаем канал…
Сайт использует куки. Нажимая «Хорошо», вы соглашаетесь на обработку данных.
Новости
Официальный канал Балтасинского муниципального района Республики Татарстан.✅ Рәсми Балтач
Шәҗәрә төзеп, бәйгедә катнаш! «Шәҗәрә-Моя родословная» Бөтенроссия конкурс – фестиваленә гаризалар һәм эшләр 2026 елның 15 сентябреннән 25 октябренә кадәр электрон почтага кабул ителә – ak.kalfak@mail.ru. 1 тур (читтән торып) 25 октябрьгә кадәр, 2 тур Чаллы шәһәрендә узачак. Конкурс тарихи аңны формалаштыруга һәм патриотизм хисе тәрбияләүгә, архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Конкурс татар гаиләләре арасында үткәрелә. Биредә сигез яшьтән зурраклар катнаша ала. Конкурска эшләр язма (реферат, эссе, сочинение, проект), видео ( 4 минутка кадәр), презентация (15 слайдка кадәр) форматында кабул ителә.
Бүген махсус операциядә катнашкан якташ солдатларыбызга Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, Батырлык ордены һәм Изге Георгий орденының аерымлык билгесе(знак отличия ордена Святого Георгия - Георгиевским Крестом) тапшырылды. Муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм район хәрби комиссары Дамир Нурмөхәммәт улы Гайнуллиннар, махсус хәрби операциядә һәлак булган Борнак авылы егете рядовой Азат Тәлгать улы Кәримовның Батырлык орденын әтисе Тәлгать Кәрим улына, сержант – Балтач районының Әтнә авылы егете Рамил Рифат улы Ямалиев һәм Ушма авылыннан кече сержант Александр Андреевич Ишмурзиннарның бүләкләрен шәхсән үзләренә тапшырдылар! Солдатларыбызның хәрби бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары алдында баш иябез! Һәлак булган батырларыбызның урыннары оҗмахта булсын! Ил-кө…
Читать целиком3 нче октябрь көнне 2011-2012, 2013 нче елгы һәм аннан яшьрәк көрәшчеләр арасында Галимуллин Рафил Шәфигулла улы истәлегенә көрәш буенча турнир булып узды. Ярышта районның 10 мәктәбеннән: Борбаш, Норма, Балтач, Сосна, Чепья, Арбор, Смәил, Пыжмара, Нөнәгәр, Салавыч күппрофильле лицее һәм Балтач гимназиясеннән, Марий Эл республикасыннан, Казан, Кукмара шәһәрләреннән барлыгы 80 көрәшче катнашты. Призлы урыннарны яуладылар: 2011-2012 нче елгы егетләр арасында: 65 кг үлчәү авырлыгында: 1 нче урын - Галимуллин Рүзәл (Смәил мәктәбе) 2 нче урын - Шакиров Азамат (Казан шәһәре) 3 нче урын - Фатихов Наил (Казан шәһәре) 4 нче урын - Гыймадиев Рамил (Кукмара шәһәре) 70 кг үлчәү авырлыгында: 1 нче урын - Егоров Ленар (Кукмара шәһәре) 2 нче урын - Галимуллин Билал (Борбаш мәктәбе) 3 нче урын - Галимулл…
Читать целикомБалтач бистәсе үзәгендә күләмле төзекләндерү эшләре гөрли! Җирле эшмәкәрләргә үз сәүдә нокталары каршысын тәртипләү тәкъдим ителүгә, алар бердәм булып, мәйданнарга яңа брусчатка түшәү эшен башлап җибәрделәр. Тиздән биредә яшелләндерү эшләре башланып китәчәк, агачлар, куаклар утыртылачак. Бүген үзәктәге төзекләндерү эшләре барышы белән муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да танышып чыкты, эшләүчеләр һәм сәүдә нокталары хуҗалары белән аралашты. Бердәмлек белән тудырылган матурлык күзне иркәли. Әмма, ни кызганыч, хезмәт кадерен белмәүчеләр дә очрап тора. Кайберәүләр машиналары белән брусчатка өстенә менеп, кеше хезмәтенә хөрмәтсезлек күрсәтә. Тирә-юнебезне ямьләндерү өчен күпме көч, вакыт һәм чыгымнар сарыф ителә. Шуңа күрә, булганны саклыйк! Кеше хезмәтенә, тудырылган матурлыкка…
Читать целиком💫Сегодня в Арском агропромышленном профессиональном колледже прошёл традиционный конкурс поварского мастерства «Мастер шеф», организованный Молодёжным центром «Хыял». ♦️ Этот конкурс проводится в рамках деятельности Молодёжного центра «Хыял» уже девятый год подряд. Нынешнее мероприятие получилось полезным и интересным для участников. 🙏Выражаем благодарность участникам и членам жюри за вклад в организацию и проведение конкурса. Ждём новых встреч на следующих конкурсах! 🧡 📸Все фотографии можете смотреть здесь👇 cloud.mail.ru/public/4Hy...
1991 елдан башлап, илебездә ел саен 30 октябрьдә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Озак елларга сузылган репрессияләр нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә «кара тамга» тагыла, меңләгән гаепсез кеше юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеген дистәләгән елларга ирегеннән мәхрүм итеп, зинданнарга ябалар. Салкын подвалларда һәм лагерьларда илебезнең асыл уллары һәм кызларының гомере өзелә. Тарихи хәтер билгесе буларак, бүген Батырлар аллеясында сәяси репрессия корбаннарын искә алу уңаеннан митинг узды. Чарада оешма-предприятие, район Советы һәм башкарма комитет бүлекләре хезмәткәрләре, «Форпост» һәм «Яшь армиячеләр» хәрәкәте вәкилләре, волонтерлар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты. Митингта репрессияләрдән зыян күргән райондашларыбыз б…
Читать целикомБалтач районында сәяси репрессия елларының шаһиты булган 5 райондашыбыз яши. 30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан, әрнүле елларны үз йөрәкләре аша уздырган райондашларыбызга район башлыгы исеменнән җылы теләкләр әйтеп, бүләкләр тапшырылды.
Хөрмәтле райондашлар! Бердәмлектә — көч, дуслыкта — бәрәкәт. Халкыбызның бердәмлеген, төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара аңлашып, тату яшәвен чагылдырган бәйрәм концертына рәхим итегез!
Ноябрь бәйрәмнәре уңаеннан, районыбызда көзге ярминкә узачак. Көз – муллык-хөрлек белән сугарылган фасыл, нәкъ шушы чорда һәркем килер кышларны кайгырта. Шул уңайдан, 4 ноябрь – чәршәмбе көнне, район үзәгендә һәм Чепья авыл җирлегендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Ярминкәдә, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре, мәгариф оешмалары – сатып алучыларга, кулай бәядән, беренчел азык-төлек продукциясен тәкъдим итәчәкләр. Районыбызда узган ярминкәләрдә киң ассортиментта тәкъдим ителүче барлык ризыклар табын күрке булырлык! Ит-сөт продукциясе, казылыклар, май, сыр продуктлары, бал, камыр ризыклары, яшелчә, җиләк-җимешләрнең сыйфаты һәрчак сатып алучылар тарафыннан югары бәяләнә! Ярминкәдә шулай ук…
Читать целиком30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Бүгенге көндә районыбызда нигезсез рәвештә репрессиягә дучар ителгән биш кеше яши. Гөнаһсызга рәнҗетелеп яшәешләрендә бик күп авырлыклар күргән райондашларыбызның хәлләрен белдек, җылы теләкләребезне әйтеп һәркайсына районыбызның күчтәнәч-бүләкләрен тапшырдык. Алар барысы да тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып , балалар үстергәннәр, әмма һәрвакыт курку хисе белән яшәгәннәр,йөрәкләрендәге яра гомер буе әрнетеп торган. Йөзләрендә аларның якыннарына карата ягылган яланы әле бүген дә күрергә мөмкин. Тарихта мондый аяныч вакыйгалар башка кабатланмасын.Әрнү-газаплы елларның шаһиты булган …
Читать целиком