Бүген район Советының утырышлар залында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ид... — 11 июня 2026 г. в 09:10:00.178
Бүген район Советының утырышлар залында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, хуҗалыклар җитәкчеләре, зоотехниклар һәм тармак белгечләре катнашында терлекчелек тармагындагы биш айлык эшчәнлеккә йомгак ясалды. Терлекчелек тармагы киңәшмәсен муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды. Киңәшмә барышында шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә агымдагы эшләр, хуҗалыкларда ветеринар-санитария буенча оештырылган эшчәнлекнең торышына анализланды, киләчәк эшчәнлек юнәлешенә бурыч-максатлар билгеләнде. Төп игътибар терлекчелекнең икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүче төп керем чыганагы булуына юнәлтелде.Тармак белгечләренең чыгышларыннан соң, биш айлык күрсәткечләргә нигезләнеп, район башлыгы бу хакта тагын бер кат ассызыклап узды. Сөт җитештерү районыбызда иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып кала. Ел башыннан районда тулаем 65 мең 884 тонна сөт җитештерелгән, шуның 13 мең 456 тоннасы май аена туры килә. Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 9%ны тәшкил итсә дә, кайбер хуҗалыкларда ел башыннан сөт җитештерү күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Район башлыгы ассызыклаганча, савым күләме белән беррәттән, сөтнең сыйфатын контрольдә тоту – иң мөһим шартларның берсе. «Сөтнең сыйфаты буенча эшне тулаем ныклы контрольгә алырга кирәк», — дип билгеләп үтте ул. Ит терлекчелеге буенча, 2026 ел башыннан район буенча мөгезле эре терлек ите җитештерү 180 тоннага арткан. Шулай да, Тимирязев исемендәге, «Игенче», «Арбор», «Маяк» җәмгыятьләрендә ит җитештерү күләме узган елгы күрсәткечләрдән түбәнрәк кала. Киңәшмә ахырында Рамил Рәшит улы барлык кимчелекләрнең сәбәпләрен үзвакытында ачыклау һәм аларны бетерү буенча нигезле эш оештыру бурычын куйды. Шулай ук алга таба хуҗалыкларга продукция күләмен генә түгел, ә аның сыйфатын да арттыруга юнәлдерелгән комплекслы чаралар күрү зарурлыгы ассызыкланды.

