10 нче июнь көнне «Татарстанда җәй" проекты кысаларында Балтач футбол стадионында 2013-... — 10 июня 2026 г. в 11:50:42.341
10 нче июнь көнне «Татарстанда җәй" проекты кысаларында Балтач футбол стадионында 2013-2014 нчы елгы егетләр һәм кызлар арасында футбол буенча ярыш булып узды. Беренчелектә районның Салавыч күппрофильле лицеенан, Балтач, Карадуган гимназиясеннән барлыгы 61 спортчы катнашты. Кызлар арасында: 1 нче урын - Салавыч күппрофильле лицееның 1 нче командасы 2 нче урын - Балтач гимназиясе 3 нче урын - Салавыч күппрофильле лицееның 2 нче командасы Иң яхшы капкачы - Федрова Ангелина (Салавыч күппрофильле лицей), Иң яхшы яклаучы - Саттарова Энҗе (Салавыч күппрофильле лицей), Иң яхшы һөҗүмче - Антонова Диана (Балтач гимназиясе) Егетләр арасында: 1 нче урын - Салавыч күппрофильле лицей 2 нче урын - Балтач гимназиясе 3 нче урын - Карадуган гимназиясе Иң яхшы капкачы - Фәйзрахманов Салихҗан ( Карадуган гимназиясе), Иң яхшы яклаучы - Әшрәфҗанов Риназ( Салавыч күппрофильле лицей), Иң яхшы һөҗүмче - Фәйзрахманов Рамазан (Балтач гимназиясе) Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! #летовтатарстане #айдагулять

