Курамьял авылының хөрмәтле аксакалы Хәлимулла Галиуллинга 95 яшь! — 10 июня 2026 г. в 08:51:35.384
Курамьял авылының хөрмәтле аксакалы Хәлимулла Галиуллинга 95 яшь! Туксан биш яшь – гомернең олы бер чишмә башыдай, күпме сынауларны үтеп, зирәк акылга ирешкән кешеләргә генә хас күркәм юбилей. Әлеге мәртәбәле яшькә ирешү бик азларга гына насыйп була. Бүген Курамьял авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны, «Бөек Ватан сугышында фидакарьлеге өчен» медаленә лаек булган райондашыбыз Хәлимулла Хәким улы Галиуллин 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп узды. 40 еллап туган колхозында эшләп чыккан мөхтәрәм хезмәт ветеранына Рәсәй Президенты В.В.Путинның котлавы, район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды, шулай ук әлеге көнне Хәлимулла ага авыл хуҗалыгы җәмгыяте һәм авыл җирлеге җитәучелегеннән дә ихлас котлаулар кабул итте. Хәлимулла Хәким улы дәһшәтле еллар баласы, аның балачагы ил өстенә килгән афәт белән дә тыгыз бәйләнгән. Яшүсмер чорында ук ул өлкәннәр белән беррәттән колхоз кырларында, көнне-төнгә ялгап, Җиңү таңын якынайту өчен армый-талмый хезмәт куя. Сугыштан соңгы авыр елларда да туган ягына тугры калып, ДТ тракторын иярли. Трактор руле артында узган еллар аның кулларының ныклыгын, йөрәгенең сабырлыгын чарлый. Тормыш иптәше Хәбибҗамал Шәфигулла кызы белән алар тату гаилә корып, бердәмлектә ике бала тәрбияләп үстерәләр. Тормышка чыкканчы ул да 8 ел дәвамында тракторда хезмәт куя, ир-атлар белән янәшә басып, илне торгызуда катнаша. Хәбибҗамал апа күптән гүр иясе инде. Бүгенге көндә Хәлимулла абый улы Тәлгать тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Олы кызлары Дания гаиләсе белән Чепья авылында гомер итә. Ике оныгы, биш оныкчыгының уңышлары, шатлык-куанычлары белән яшәве дә ветеран өчен иң зур бүләк. Оныкчыкларының "дәү әти" дип өзелеп торулары, аңа картлык көнендә яшәү дәрте бирә. Юбилярны олуг бәйрәме белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, балаларының игелеген күреп, тыныч картлыкта озын-озак гомер итүен телибез.

