Күмәк хуҗалыкларда хезмәтнең киеренке чагы, быелгы җәйнең бәрәкәтле яшеллегеннән кышкы ... — 17 июня 2026 г. в 11:04:38.935
Күмәк хуҗалыкларда хезмәтнең киеренке чагы, быелгы җәйнең бәрәкәтле яшеллегеннән кышкы чорга терлек азыгы хәзерләү планлы рәвештә дәвам итә. Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин Борнак җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләүнең торышы белән танышты. Борнак җәмгыятендә кызу темплар белән люцернадан сенаж салу эшләре бара. Хуҗалыкта 2300 тонна сенаж салынган, бүгенге көндә икенче траншеяны тутыралар. Терлек азыгы хәзерләү чорына ныклы әзерлек белән кереп киткән җәмгыятьнең игенче-механизаторларына, шоферлар һәм белгечләргә, һәркайсына хәерле хезмәт көннәре теләп калабыз!

