Балтач мәктәбе яңара! Биредәге төзелеш эшләре белән район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсә... — 16 июня 2026 г. в 05:00:02.516
Балтач мәктәбе яңара! Биредәге төзелеш эшләре белән район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән танышты. Икенче-өченче катлар инде өр-яңадан ясалган. "Хәзер иң зур игътибарны актлар залына, спорт залына һәм кече сыйныфлар ягына бирәбез. Төзүчеләргә таләпләр катгый: имтиханнардан соң беренче катта демонтаж башлана, ә эш урынында һәрвакыт чисталык һәм тәртип булырга тиеш. Эш күләме зур, ләкин барысы да график буенча бара. Яңартылган, заманча мәктәптә балаларга уку тагын да күңеллерәк булачагына шигем юк!"- ди район башлыгы.

