Мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның 48 нче Республика кон... — 24 июня 2026 г. в 18:35:10.750
Мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның 48 нче Республика конкурсында Алан участок ветеринария табибы Илдар Тимербаев терлекләрне орлыкландыру һәм УЗИ аппаратларында эшләү буенча 1 урынны яулады! Бу — аның үз эшенә җаваплы каравы, югары һөнәри осталыгы һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Ихлас күңелдән шушы зур җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да бәрәкәтле хезмәт, яңа уңышлар телибез!

