🧑🧑🧒🧒Бүген Балтачта яшьләр бәйрәме. Ә бәйрәм яшь гаиләләр өчен "Коляскалар парад... — 24 июня 2026 г. в 17:29:45.941
🧑🧑🧒🧒Бүген Балтачта яшьләр бәйрәме. Ә бәйрәм яшь гаиләләр өчен "Коляскалар парады" уздыру белән башланып китте. 👶🧒Быел да “Коляскалар парады” фестивале яшь гаиләләребезне үзенә тартты. Быелгы парадта Балтач бистәсеннән Гадил- Гөлия Гарифуллинар ,Зәйнетдиновлар, Нәргизә-Булат Вахитовлар, Гүзәл-Альберт Әсадуллиннар, Эльвира-Фәргать Шакировлар, Радиф – Алия Шаһидовлар гаиләсе, Карадуган балалар бакчасыннан Раилә-Рамил Галәлетдиновлар, Тургай балалар бакчасыннан Риназ һәм Венера Хөсәеновлар гаиләсе, Борбаш балалар бакчасыннан Алисә- Винер Гафиятуллиннар, Сосна балалар бакчасыннан Алинә - Дилүс Валиевлар гаиләсе, Балтач бистәсенең 5 нче балалар бакчасыннан Илшат һәм Фирдия Хафизовлар гаиләсе, Чепья балалар бакчасыннан Алинә-Александр Кузнецовлар,Кече Лызидан Баймановлар, Салавыч балалар бакчасыннан Салават һәм Диләрә Халиловлар гаиләсе, Балтач бистәсенең 4 нче номерлы балалар бакчасыннан Ленар һәм Алия Габбасовлар гаиләләре катнашты. 🌸Матур итеп бизәлгән коляскалар, гаиләләрнең чыгышы бәйрәмгә үзгә ямь өстәде! Һәрбер гаиләнең фантазиясенә сокланырлык, тәкъдим ителгән эшләр барысы да хуплауга лаек! Афәрин! ☀️🍓Татарстанда җәй дәвам итә! Ә сез, әлеге күркәм парларны күзәтә алдыгызмы? Безнең фотоларда парадның матур мизгелләре. Фотолар https://vk.com/album-122979932_311213518 #летовтатарстане #Айдагулять

