Бүген илебезнең каһарман улы, тыныч шартларда да безгә батырлык үрнәге булып яшәүче вет... — 24 июня 2026 г. в 10:19:33.489
Бүген илебезнең каһарман улы, тыныч шартларда да безгә батырлык үрнәге булып яшәүче ветераныбыз - Гыйльмуллин Гыйльван Гыйльмулла улына 96 яшь тулды. Балтач муниципаль районы үсешенә, аның Татарстан Республикасында абруен арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен Балтач муниципаль районының «Мактаулы гражданы» исеменә лаек булган хөрмәтле өлкәнебезне район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин тәбрикләде һәм өлкәнебезгә Россия Президенты Владимир Путинның исемле котлау открыткасын , Рәисебез Рөстәм Миңнехановның, районыбызның бүләкләрен тапшырды. Гыйльван ага сеңлесе Халисә апа белән балалары, якыннарының кадер хөрмәтендә хәерле гомер кичерә.Ил агасына киләчәктә дә сәламәтлек, тыныч, имин тормышлар телибез!

