Татар кызы - Балтач кызы! — 24 июня 2026 г. в 04:26:16.112
Татар кызы - Балтач кызы! Әлмәт шәһәрендә узган «Татар кызы 2026» илкүләм конкурсының финалында Балтачыбыз данын яклаган Динә Зарипова тиңдәшсез матурлыгы, зирәклеге һәм милли моңы белән жюри күңелен яулады. Динәбез — бәйгенең абсолют җиңүчесе! Ул Татарстан данын Төркмәнстанда узачак дөньякүләм этапта яклаячак. Бу — барыбыз өчен дә зур җиңү! Котлыйбыз сине, Динә! Алга таба да сиңа зур уңышлар телибез! Финал сәхнәсендә шулай ук Көшкәтбаштан Гөлназ Әхмәдиева һәм Соснадан Сиринә Закирова да чыгыш ясады. Кызларыбызның һәрберсе үзенең кабатланмас сәләте белән сокландырды. Афәрин, Балтач кызлары! Сезнең белән чиксез горурланабыз!

